Чаллыда юл һәлакәтендә балалар зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Сидоровка бистәсендә булган.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Чаллының Сидоровка бистәсендә М7 трассасында юл һәлакәтендә берничә кеше зыян күргән. Алар арасында балалар да бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат ачыклана.