news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы һәм Зәй арасындагы трассада фура һәм җиңел машиналар бәрелешкән, бер кеше үлгән

Фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөк машинасы кузовы белән бөтен юлны ябып куйган.

Чаллы һәм Зәй арасындагы трассада фура һәм җиңел машиналар бәрелешкән, бер кеше үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан юлында, Чаллы һәм Зәй шәһәрләре арасында, йөк автомобиле һәм берничә җиңел машина бәрелешкән.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авариядә бер кеше һәлак булган, тагын бишесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәте булган урынга полиция хезмәткәрләре килгән, алар авариянең нечкәлекләрен ачыклый.

Фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөк машинасы кузовы белән бөтен юлны ябып куйган.

Автокаланың үз хәбәрчесе агентлыкка хәбәр иткәнчә, KIA автомобиле каршы як полосага чыккан һәм фура белән бәрелешкән. Шуннан соң йөк машинасы да каршы як полосага чыккан һәм аңа бер-бер артлы Volkswagen, Mitsubishi, «Жигули» автомобильләре килеп бәрелгән. Авариядә Mitsubishi шоферы һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot