news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта җәмәгать эшлеклесе Марат Юнисов вафат

Ул озак еллар дәвамында «Туган як» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләде.

Түбән Новгородта җәмәгать эшлеклесе Марат Юнисов вафат
http://tatar-congress.org

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородта яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп еллар «Туган як» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләгән Марат Юнисов 82 яшендә вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot