news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат киленен пычак белән яралап үтергән

65 яшьлек ир полиция һәм ашыгыч ярдәм табибларын үзе чакырткан һәм барысын да сөйләп биргән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат килененә пычак кадаган. Ул киленен хәмер кулланудан туктата алмаганга җинаять кылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлаганча, 65 яшьлек Флер Кашаповның улы һәм килене озак вакытлар спиртлы эчемлекләр кулланган. Начар гадәте аркасында ир-атны хастаханәгә салганнар. Шуннан соң пенсионер килене янына килеп, аны эчүдән туктарга үгетли башлаган. Шул чакта Кашапов хатынның күкрәген пычак белән яралаган. Яраланган хатын шунда ук үлгән.

Ир-ат полиция һәм табибларны үзе чакырткан, аларга барысын да сөйләп биргән.

Флер Кашаповка «кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү вакытында ир-ат СИЗОда утырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100