news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авариягә очраган машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатынны имгәткән

Юл һәлакәте Восстание урамында килеп чыккан.

Казанда авариягә очраган машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатынны имгәткән
скриншот

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ике чит ил машинасы бәрелешкән. Аннары бу машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Восстание урамында «Шкода Октавия» һәм «Шкода Рапид» машиналары бәрелешкән. Башлангыч мәгълүмат буенча, «Шкода Октавия» автомобиленең йөртүчесе тизлеген арттырган.

Нәтиҗәдә, «Шкода Рапид» алдарак юл һәлакәтенә очраган икенче машина янында басып торган 48 яшьлек хатын-кызга килеп бәрелгән.

Балтыры сынган зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, «Шкода Рапид»ның пассажиры да төрле тән җәрәхәтләре алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100