news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә атна дәвамында көн саен коронавирустан меңнән артык үлем теркәлә

16 ноябрьдә Covid-19дан үлүчеләр саны 1240 кешегә җитте.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә соңгы атна дәвамында коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны һаман да күп: оператив штаб мәгълүматларына караганда, көн саен бер меңнән дә ким булмаган үлем очрагы теркәлә.

16 ноябрьдә Covid-19дан үлүчеләр саны 1240 кешегә җитте.

Үлем санының иң зур дәрәҗәсе Мәскәүдә (97), Санкт-Петербургта (78) һәм Мәскәү өлкәсендә (62) билгеләнә.

Соңгы тәүлектә илдә коронавирус белән 36 818 кеше авырган.

Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә караганда, коронавирус эпидемиясенә каршы уңышлы көрәшү өчен ил халкының кимендә 80 проценты вакцинация узарга тиеш.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр россиялеләрне ил препаратларының нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтеп, прививка ясарга өндәде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100