news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 терлекне коткарган

Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган.

Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 терлекне коткарган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ферма хезмәткәрләре янгыннан 130 сыерны һәм бозауны коткарган. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 14.53 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арча районының Божа торак пунктында ферма януы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фермада эшләүчеләр 130 терлекне абзардан чыгара алган.

Янгын сүндерүчеләр якындагы ферманы янгыннан саклап калган. 15.16 сәгатьтән янгынны чикләгәннәр, ә 25 минуттан бөтенләй сүндергәннәр.

Зыян күрүчеләр юк, янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot