news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда әби кеше оныгын тыңламаганы өчен кыйнаган

Бу турыда полицейскийларга әбинең күршесе сөйләгән, ул очраклы рәвештә кыз баланы кыйнаганны күргән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда әби кеше оныгын тыңламаган өчен каты итеп кыйнаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, республиканың Югары Ослан районында яшәүче 71 яшьлек әби 2020 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр 9 яшьлек оныгын кыйнап торган. Моңа баланың тыңламавы сәбәп булган.

Бу турыда полицейскийларга әбинең күршесе сөйләгән, ул очраклы рәвештә кызны кыйнаганны күргән.

Әбигә карата «Җәфалау» маддәсе буенча эш кузгатылган. Тикшерүчеләр ачыклау эшен алып бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100