news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янгын сәбәпле, Казанда кунакханәдән хезмәткәрләрне һәм анда яшәүчеләрне чыгарганнар

Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 16.08 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Казанның Мәрҗәни урамындагы «Татар утары» кунакханәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләр түбә астыннан төтен чыгуын ачыклаган.

Администарция бинада яшәүчеләрне һәм персоналны чыгарган. Зыян күрүчеләр юк. Янгын китергән зыянны ачыклыйлар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100