news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлы хезмәттәшен үтергән, машинасын куып алып киткән һәм һәлакәткә очраган

Ул машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган пәнҗешәмбедә Нурлаттагы йортларның берсенең подвалында башы ярылган 54 яшьлек ир-атның мәете табылган. Берникадәр вакыттан үтерүдә шикләнеп, мәрхүмнең автоостаханәдә бергә эшләгән 46 яшьлек элек хөкем ителгән хезмәттәшен тоткарлаганнар.

Тикшерү ачыклаганча, ир-атлар автоостаханәдә исерткеч эчемлек эчеп утырган, шул вакытта шикләнелгән ир-ат танышыннан берничә айлык хезмәт хакын таләп итә башлаган, чөнки Түбән Камага туганнары янына барырга теләгән. Әмма танышы аның үтенеченә игътибар бирмәгән. Шул вакытта ир-ат корбанын балта белән чапкан да, мәетен ятьмәгә төргән һәм подвалга ташлаган.

Мәетне яшереп куйгач та, ул аракы эчүен дәвам иткән. Аннары Түбән Камага бару өчен үтерелгән ир-атның машинасын куып алып киткән. Ул машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр, аннары исерек килеш рульгә утырган өчен кулга алганнар. Ул хастаханәдән чыккач, полициягә килгән һәм кеше үтерүе турында сөйләгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100