news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 юлында «КАМАЗ» янган

Йөк машинасы кабинасы тулысынча янып беткән.

Татарстанда М7 юлында «КАМАЗ» янган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге сәгать ун тирәсендә республиканың Питрәч районында М7 юлында «КАМАЗ» машинасына ут капкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кирпеч төягән «КАМАЗ»ның кабинасына ут капкан.

10.16 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Йөк машинасы кабинасы тулысынча янып беткән. Якынча ачыкланганча, транспорт чарасы системасы, механизмы һәм узеллары төзексез булу аркасында чыккан.

Шаһитлар сүзләренчә, янгын сәбәпле, юлда бөке хасил булган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100