news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда төнлә чыккан янгыннан өч кешене коткарганнар

Янгын 10 кв.метр мәйданга зыян китергән.

Казанда төнлә чыккан янгыннан өч кешене коткарганнар

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Казанның Ватутин урамындагы 1нче йорта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Өченче каттагы фатирда әйберләр януы ачыкланган. Күрше фатирда яшәүче өч кеше коткарылган. Аларны баскыч буенча урамга чыгарганнар.

Янгын 10 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot