news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көймәдән суга егылып төшкән ир-атны коткарганнар

 Бу хәл бүген көндез Гаврилково торак пункты каршында булган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда көймәдән суга егылып төшкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 14.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Гаврилково авылы янында Зөя елгасында көймәдән ир-ат егылып төшүе турында хәбәр килгән.

Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре туңган 61 яшьлек ир-атны судан ярга чыгарганнар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100