news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында «Газель» шоферы руль артында йоклап китә һәм фурага бәрелә

Авария Шәмәрдән авылы янында килеп чыккан.

Татарстан юлында «Газель» шоферы руль артында йоклап китә һәм фурага бәрелә

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында «Газель» шоферы руль артында йоклап китә һәм фураны бәрдерә. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген авария иртәнге сәгать дүрттә Шәмәрдән авылы янында килеп чыккан. «Газель» йөк машинасы шоферы руль артында йоклап китә һәм алда барган «Мерседес» фурасына бәрелә.

Машина йөртүчеләрнең берсе дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot