Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә ир-ат янып үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылган
Фаҗига бүген Белоглазов урамында күпкатлы йортта булган.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә ир-ат янып үлгәннән соң, саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Ачыкланганча, янып үлгән ир-ат 56 яшьлек фатир хуҗасы булган. Тикшерүне күзәтчелек ведомствосы контрольгә алган.
Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, ике фатир өлешчә җимерелгән, берсендә өч кешедән торган гаилә яшәгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, канистрдан бензин пары чыккан, ә янәшә токка тыгылган үтүк торган.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген көндез күпкатлы йорттагы фатирларның берсендә чыккан янгында ир-ат үлгән.
Бу хәл буенча прокурор тикшерүе оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз