Казанда такси янәшәдә хәрәкәт иткән автомобильгә килеп бәрелә

Юл-транспорт һәлакәте Космонавтлар урамында була.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанда такси янәшә хәрәкәт иткән автомобильгә бәрелә, аның йөртүчесенә зыян килә. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте урыныннан «Татар-информ» хәбәрчесе хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Космонавтлар урамында булды. Таксины йөртүче бер мизгелдә каршы полосага чыгуын аңлый һәм үз полосасына кайтырга тели һәм «Форд Фокус»ка бәрелә.

«Форд» йөртүчесенең башы бәрелә.