Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда инспекторлар юлда ватылып калган «КАМАЗ» йөртүчесенә ярдәм иткән
Автоинспекторлар ватык йөк машинасын автосервиска алып барырга ярдәм иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары юлда ватылып калган «КАМАЗ» йөртүчесенә ярдәм иткән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Казан – Оренбург – Балык Бистәсе юлында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре полиция майоры Айрат Исмәгыйлев белән полиция өлкән лейтенанты Ришат Фәттахов юл кырыенда Чистай кешесе идарәсендәге «КАМАЗ» йөк автомобилен күреп алган», – дип сөйләделәр ЮХИДИендә.
Йөк машинасы йөртүчесе автомобиле ватылуы турында сөйләгән. ЮХИДИ инспекторлары узгынчы йөк машинасын туктатып, ватык автомобильне автосервиска алып барганнар. Анда машинаны ремонтлаганнар.
«КАМАЗ» йөртүчесе ЮХИДИ инспекторларына рәхмәт әйткән һәм юлын дәвам иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз