Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан автобусында пассажир белән талашканнан соң, кондукторны эштән куганнар
Авария урынында төшерелгән видео социаль челтәрдә чыкты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан автобусында пассажир белән конфликттан соң кондукторны эштән куганнар. Аның белән психолог эшли. Бу турыда Татарстан Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә Казан автобусы пассажирлары белән кондуктор арасындагы конфликт төшерелгән видео чыкты. Бу факт буенча предприятие тикшерү үткәргән.
«Кондукторның спиртлы эчемлекләр кулланмавын ачыклаганнар. Кондуктор предприятие инспекторларына сөйләвенчә, пассажир 25 сум гына түләгән, ул тагын 2 сум түләвен сораган. Шуңа күрә хатын-кызга билет бирмәгән, диде Сергей Темляков.
Предприятие җитәкчесе кондукторны өч көнгә эшеннән азат иткән. Бу вакытта ир-ат белән психолог эшләячәк. Шулай ук автотранспорт предприятиесе хезмәткәрнең этика нормаларына сыймаган гамәле өчен гафу үтенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз