news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чабаксарда троллейбус белән авариядә 26 кеше имгәнгән

Троллейбус йөртүчесенең аягын көзән җыерган һәм ул идарә итә алмаган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Чабаксар шәһәрендә троллейбус баганага бәрелгән, 26 кеше зыян күргән. Бу турыда Чувашстан Республикасы башлыгы администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Юл-транспорт һәлакәте Трактор төзүчеләр проспектында булган. ЮХИДИнең төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, троллейбус йөртүчесенең аягын көзән җыерган һәм ул идарә итә алмаган.

Зыян күрүчеләрне, шул исәптән җиде балигъ булмаган баланы хастаханәгә озатканнар. Алар җиңелчә имгәнгән.

Авария урынында тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы һәм психологлар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot