Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгыннар саны 10 процентка диярлек кимегән
Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән 43 кеше коткарылган.
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). Быелның гыйнвар-сентябрь айларында Казанда 463 янгын чыккан.Бу 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 9,4 процентка азрак.
Әлеге саннарны бүген шәһәр мэриясенең эшлекле киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов җиткерде.
Янгында 24 кешенең гомере өзелгән (аларның 15е исерек хәлдә булган), ә зыян күрүчеләр саны 40ка җиткән. Шул ук вакытта янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән 43 кеше коткарылган.
Янгында үлүчеләрнең 75 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз