news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ машинага пәрдә элгән һәм каркас челтәрләр куйган өчен җәзаны катгыйландырды

Пәрдә тартылган килеш хәрәкәт итү автомобильдән дөрес файдаланмау булып санала, ул машина йөртүченең күрү мөмкинлеген чикли.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә автомобильнең алгы тәрәзәсендә пәрдә элгән һәм каркас челтәрләр куйган өчен тагын да катгыйрак санкцияләр кулланыла башлады. Бу хакта Autonews порталы хәбәр итә.

Аларны быелның язында ук тыйганнар иде. Әмма ул чагында ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрне 500 сумга гына штрафка тартты. Хәзер исә, моннан тыш, аларга пәрдәне билгеләнгән вакытта алырга кушалар яки бу мәсьәлә урында ук хәл ителә. Пәрдә һәм челтәрләр, алгы һәм ян тәрәзәләрдәге тонировка кебек үк, машина конструкциясенә үзгәрешләр кертү турындагы техник регламентны бозу санала.

Басма мәгълүматлары буенча, пәрдә тартылган килеш хәрәкәт итү автомобильдән дөрес файдаланмау булып санала, ул машина йөртүченең күрү мөмкинлеген чикли.

«Моның өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Инспекторның дөрес куелмаган пәрдәне урында ук алырга хакы бар. Әгәр аны алып булмый икән, инспектор тиешле күрсәтмә бирәчәк, аның нигезендә машина йөртүченең бу мәсьәләне хәл итү өчен 10 көн вакыты булачак», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Әгәр җитешсезлек билгеләнгән вакыт эчендә бетерелмәсә, автоинспекция автомобильне теркәү процедурасын туктатачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100