Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат сөеклесен пычак белән кадап үтергән. 49 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе республиканың Актаныш районы Пучы бистәсенең бер йортында табыла. Үтерүдә шикләнеп, 55 яшьлек ир-ат тоткарлана.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә сөйләүләренчә, ир конфликтның мәхәббәт мөнәсәбәтләре нигезендә килеп чыкканлыгын аңлаткан. Ызгыш вакытында ир пычак эләктереп ала һәм берничә тапкыр хатын—кызга кадый. Ул алган җәрәхәтләрдән үлә.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир үз гаебен таный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз