news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина баганага бәрелгән һәм юл кырыена төшеп киткән

Юл һәлакәте бүген иртән республиканың Чүпрәле районында булган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина баганага бәрелеп, юл кырыена төшеп киткән. Машина йөртүчесе хастаханәгә озатылган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт бүген 10.00 сәгатьтән соң республиканың Чүпрәле районында, Иске Чокалы авылыннан ерак түгел булган.

«Лада» машинасы баганага килеп бәрелгән, аннары юл кырыена төшеп киткән.

«Без узып барганда, медицина хезмәткәрләрен һәм коткаручыларны күрдек. Алар зыян күргән йөртүчене алып китте», — диде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot