news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ире ут төртеп яндырган хатын үлгән

40 яшьлек ир-ат хатыны белән талашкан, аннары йоклап киткән хатынына янучаен сыеклык сибеп, ут төрткән.

Казанда ире ут төртеп яндырган хатын үлгән
Елена Сәлахәва

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда яшәүче ир-ат хатыны белән талашканнан соң аңа ут төрткән. Хатын-кыз пешү җәрәхәтләреннән үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә.

Фаҗига 9 сентябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан йортларның берсендә булган. Тикшерү фаразлавынча, 40 яшьлек ир-ат хатыны белән талашкан. Аннары йоклап ята торган хатыны өстенә составында спирт булган сыеклык сипкән һәм ут төрткән.

«Янгын фатирны чолгап алгач, күршеләр янгын хезмәтен һәм ашыгыч ярдәм чакырган», — дип сөйләде Эльвира Газизова.

Янгын таралганын күреп, ир-ат хатынын алып чыккан. Хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр, әмма бүген ул үлгән.

«Хатын-кызның тәненең 60 проценты, сулыш юллары пешкән. Аны реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә салганнар. Табибларның тырышлыгына карамастан, пациент авыр җәрәхәтләрдән үлгән», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш комбустиологы Радик Новиков.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Ир-ат күз күреме буенча инвалид. Ул гаебен өлешчә таныган. Якын арада тикшерү хезмәте шикләнелә торган ир-атка җәза билгеләүне сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк», — диде Эльвира Газизова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100