Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада сәнәгать зонасында бер заводта янгын чыккан
Янгын сүндерүчеләрнең оператив гамәлләре аркасында янгын тиз сүндерелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада сәнәгать зонасындагы заводларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән ведомствога завод территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр килде. Янгын чыккан урынга Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юнәлде», — диелгән министрлык хәбәрендә.
Янгын сүндерүчеләр ярты сәгатьтә янгынны чикләгән һәм сүндергән. Зыян күрүчеләр юк, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләргә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янамый.
Янгын урынында 17 берәмлек техника һәм 41 хезмәткәр эшләгән. Хәзер белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз