news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ир-атның экскаватор чүмечендә өскә күтәрелеп песи коткаруын видеога төшергәннәр

Мәче биек багана башына менгән, әмма аннан мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмаган.

Ир-атның экскаватор чүмечендә өскә күтәрелеп песи коткаруын видеога төшергәннәр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Татарстанда ир-атның песине коткару өчен экскаватор чүмечендә өскә күтәрелүен видеога төшергән. Видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрларда мәченең биек багана башында торуы, аннан мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмавы күренә. Песине коткару өчен бер ир-ат экскаватор чүмечендә баскан килеш өскә күтәрелә. Аннан, багана башыннан песине алып, җиргә төшәләр.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар раслаганча, видео Татарстанның Мөслим районында төшерелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot