Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовия тыюлыгындагы бистәне уттан саклап калган
Суны Сатис елгасыннан алганнар.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовия тыюлыгында төнлә кизү торганда Росстанье бистәсен уттан саклап калган. Зыян күрүче кешеләр юк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль группасы беренче ике көндә Мордовиядә 63 мең кв метр мәйданда урман янгынын сүндергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Сатис елгасында урнашкан янгын автоцистернасы Россия гадәттән тыш хәлләр системасы төркеменең су ташый торган 80 машинасын һәм автоцистернасын су белән тәэмин иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз