news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Мерседес» янып беткән

Авария кичә көндез республиканың Лениногорск районында булган.

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән «Мерседес» янып беткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «Мерседес» машинасы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина юл кырыена төшеп киткән һәм аңа ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авария кичә көндез республиканың Лениногорск районында булган. Биредә 7нче модельле «Жигули» һәм «Мерседес Гелентваген» внедорожнигы бәрелешкән.

Немец автомобиле «Жигули» белән бәрелешү көченнән баганага килеп бәрелгән һәм кюветка төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм аңа ут капкан.

Урынга 66нчы коткару отряды килеп, машинага капкан утны сүндергән, шуннан соң юлга аккан ягулыкны юганннар.

Һәлакәттә «Мерседес» тулысынча янып беткән. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot