news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: «Ривьера» суындагы хлор күләме нормадан 11,5 тапкыр артып киткән

Ведомство хезмәткәрләре күпләп агулануның сәбәбен ачыклау өчен санитар-эпидемиологик тикшерү үткәргән.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар агуланган «Ривьера» бассейны суында хлор күләме 11,5 тапкыр артык булуы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

12 июльдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе дүрт ашыгыч хәбәр һәм 13 июльдә якынча диагноз («Ривьера» аквапаркында 3, 6, 9 һәм 11 яшьлек биш баланың «хлор парлары белән агулануы») белән тагын бер хәбәр теркәгән.

Ведомство хезмәткәрләре күпләп агулануның сәбәбен ачыклау өчен санитар-эпидемиологик тикшерү үткәргән, дип белдерделәр агентлыкка Роспотребнадзорда.

Дүшәмбе көнне белгечләр, аквапаркка барып, бассейн суының һәм су зонасындагы һаваның пробасын алган. Нәтиҗәдә, сауда хлор күләменең 11,5 тапкыр артык булуы ачыкланган. Ә һава пробасында хлор күләме нормадан артып китмәгән.

Эш материаллары Казанның Яңа Савин районы судына тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100