news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада 2,5 миллион сум акча салынган банкоматны урлаганнар

Полицейскийлар әлеге уңайдан җинаять эше кузгаткан һәм банкоматны урлаган ир-атны эзләргә керешкән.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Полицейскийлар Уфада бер кибеттән 2,5 миллион сум акча салынган банкоматны урлаган җинаятьчене эзли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Шәһәрнең Ленин районы полицейскийлары көпә-көндез бер супермаркеттан банкомат урлаган ир-атны эзли. Бу хакта хәбәр 15 июль иртәсендә килгән. Полицейскийлар ачыклаганча, банкомат кибеттән бер көн элек юкка чыккан», - дип хәбәр итә Башкортстан полициясе.

Полицейскийлар күзәтү камерасын карап, җинаятьченең банкоматны ничек урлаганын ачыклаган.

«Ир-ат эшче киеменнән кибеткә кергән, автоматны ремонтлаган кыяфәт ясаган, шуннан соң аны алдан әзерләнгән йөк арбасына урнаштырып, тыныч кына сәүдә ноктасыннан чыгып киткән. Шул рәвешле, җинаятьче 2,5 миллион сумнан артык акча үзләштергән», - диелә хәбәрдә.

Полицейскийлар әлеге уңайдан җинаять эше кузгаткан һәм ир-атны эзләргә керешкән. Хокук сакчылары моны үз күзләре белән күргән кешеләрнең ярдәм итүләрен сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100