news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның элеккеге экология министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга «Квартала» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына үз юлына «аркылы төшкән» кешене үтерергә заказ биргән.

Татарстанның элеккеге экология министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2003 елда ул чагында республиканың Буа районы башлыгы вазифаларын биләгән Әгъләм Садретдинов шушы ук район кешесен үтерүне оештырган. Район башлыгының гамәлләренә шикаятьләр белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән зыян күрүченең актив гражданлык позициясе моның төп сәбәчесе булган. Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга «Квартала» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына аны үтерергә заказ биргән. Алар ир-атны Буадагы йорты бусагасында утлы коралдан атып үтергән.

2010 елда әлеге җинаятьне кылучы һәм арадашчы республика Югары суды тарафыннан ирегеннән мәхрүм ителгән.

Якын көннәрдә тикшерүчеләр элеккеге министрны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100