news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч кеше элеккеге имамны урлап киткән

Имамны урлауда шикләнелүчеләр, шулай ук һөҗүмне оештырган ике кеше тоткарланган.

Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч кеше элеккеге имамны урлап киткән

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч билгесез кеше элеккеге имамны урлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган үз чыганагы хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, Ишки авылы мәчетенең элеккеге имам-хатыйбын июнь ахырында ук урлаганнар. Камуфляж форма һәм битлек кигән өч билгесез кеше төнлә өлкән яшьтәге ир-атка һөҗүм иткән. Алар элеккеге имамның кулларын бәйләгән, авызын томалаган, башына пакет кидерткән һәм мәчет ачкычын алган. Мәчеттә акча эзләп карасалар да, берни дә таба алмаганнар.

Шуннан соң җинаятьчеләр элеккеге имамны машинага утырткан һәм авыл читенә алып чыгып, ташлап калдырган. Ир-ат аңына килү белән, шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Агентлыкның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсендәге коллегалары белән үткәргән уртак операция нәтиҗәсендә имамны урлауда шикләнелүчеләр, шулай ук һөҗүмне оештырган ике кеше тоткарланган.

Тикшерү вакытында аларны сак астына алганнар. Тоткарланган биш кешенең өчесе авыр җинаятьләр өчен инде берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

«Нократ» газетасы июнь ахырында Ишки мәчетенең элеккеге имамына һөҗүм итүләре хакында язып чыккан иде инде. Билгесез кешеләр төнлә белән ир-атка һөҗүм иткән, аны бәйләп машина багажнигына салган, шуннан соң авыл читенә алып чыккан. Зыян күрүче әйтүенчә, ул җинаятьчеләрнең мәчеттә нәрсә эзләвен әйтә алмый – алар сәдака акчалары җыю өчен куелган әрҗәгә тимәгән, ә бинада бүтән акча булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100