news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга керү юлында йөк машинасы һәм «БМВ» бәрелешкән, бөке барлыкка килгән

Авария бүген көндез республиканың Биектау районында булган.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанга керү юлында йөк машинасы һәм «БМВ» бәрелешкән, юлда җитди бөке барлыкка килгән. «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан видеоязманы вакыйга шаһитлары җибәрде.

Шаһитлар сүзенә караганда, бүген көндезге сәгать икеләрдә республиканың Биектау районында Казаннан чыкканда авария булган. Биредә «БМВ» һәм «МАЗ» йөк машинасы бәрелешкән. Зур йөк машинасы бәрелүдән каршы як юлга чыгып киткән һәм барлык хәрәкәт полосаларын да диярлек туктаткан.

Һәлакәт аркасында әлеге юл кишәрлегендә ике якка да җитди бөке барлыкка килде. Автомобиль йөртүчеләргә шәһәргә чыгу яки керү өчен шактый вакыт уздырырга туры киләчәк.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100