news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесендә 400 граммнан артык наркотик тапканнар

Составында наркотик матдәләре булган үсемлекне ир-ат район тирәсендә үзе өчен җыйган була.

(Әлмәт, 16 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция хезмәткәрләре 53 яшьлек әлмәтледә 400 граммнан артык күләмдә наркотик матдә табып алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Составында наркотик матдәләре булган үсемлекне ир-ат район тирәсендә үзе өчен җыйган була.

Ачыклаганча, элегрәк суд аны әлеге чирдән дәвалану өчен реабилитация курсын узарга мәҗбүр иткән булган, тик ир аннан баш тарткан.

Суд карары нигезендә аны 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә. Хәзерге вакытта әлмәтлегә карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot