Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Великолукскидагы имтихан тапшыру өчен акча биргән 11 студентка җинаять эше ачылган
Студентлар "Машина-трактор паркын куллану һәм ремонтлау" кафедрасы мөдиренә имтихан өчен акча биргәннәр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Великолукск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең 11 студентына карата укытучыга ришвәт биргән өчен җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТАСС Тикшерү комитетының Псков буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
"Тикшерү комитеты РФ ҖК 291 маддәсе ("Арадашчы аша вазифаи затка ришвәт бирү") билгеләре буенча Великолукск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең 11 студентына карата җинаять эше кузгаткан. Бу 2016 ел башында вуз укытучысы ришвәт алуда тотылган эшнең дәвамы. Хәзер студентлар катнашындагы коррупция чылбыры ачыкланган", - диде Тикшерү комитетының Псков буенча Тикшерү идарәсе вәкиле.
Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, студентлар "Машина-трактор паркын куллану һәм ремонтлау" кафедрасы мөдиренә имтихан тапшыру өчен акча биргәннәр.
(Гөлүзә Василова әзерләде)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз