news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урманнарга бару тыела

Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 778 термик нокта һәм янгын чыгуның 551 очрагы теркәлгән.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Янгын куркынычының югары класслы булуына бәйле, 16 июньнән Татарстанда урманнарга бару тыела. Чикләү 21 көнгә кертелә. Бу карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды.

«Татарстанда гражданнарның урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керүе тыела», — дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов.

Татарстан урманчылары чикләү кертү, аның гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырачак. Урманнарда тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман массивларында патрульлек итү көчәйгән, ял көннәрендә вакытлыча постлар оештырылган.

Янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән резервтагыларның, янгын турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен тулы әзерлеге тәэмин ителде.

«Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының 16 июньгә дистанцион мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 778 термик нокта һәм янгын чыгуның 551 очрагы теркәлгән. Узган елның шушы көнендә 446 термик нокта һәм 206 яну очрагы теркәлгән», — диделәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Татарстанда урманнарда янгын куркынычсызлыгын 25 урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Янгын куркынычы янаган шартларда космик, авиация һәм җир өсте мониторингы уздырыла, урманнарны янгынга каршы чаралар комплексы уздырыла.

Статистика мәгълүматлары буенча, 90 процент очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү була. Урманнарда яисә урман массивлары тирәсендә янгын турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100