news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм бер хатын-кыз үлгән

2021 елның 16 июненә республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 521гә җиткән.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән», - диделәр ведомствода.

Covid-19 инфекциясеннән 1937 һәм 1961 елгы ир-атлар, шулай ук 1948 елда туган хатын-кыз вафат була. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, 2021 елның 16 июненә Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 521гә җиткән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республикада 2,6 меңгә якын кеше Covid-19 өзлегүләреннән вафат булганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100