Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче ир-ат Иделгә сикереп, умыртка баганасын сындырган
Ир-атны аңсыз хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерәләр һәм шунда ук реанимациягә озаталар.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ир-ат Боровое Матюшинода суднолар өчен ясалган корылмадан Идел елгасына сикереп, умыртка баганасын сындырган. Ир-атны аңсыз хәлдә Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Бу хакта клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
14 июньдә Казанда яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатыны һәм кечкенә улы белән Идел елгасы ярында ял итә. Әти кеше улын суга чумарга һәм башы белән аска сикерергә өйрәтергә карар кыла.
Ир-ат пирстан башы белән суга сикерә һәм елга төбенә бәрелә, шуннан соң аякларының хәрәкәтләнмәвен сизә. Судан аны хатыны һәм башка ял итүчеләр чыгара.
Ир-атны аңсыз хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китерәләр һәм шунда ук реанимациягә озаталар, бераз соңрак умыртка баганасының муен бүлегенә операция ясыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз