news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесен поезд таптатып үтергән

Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан ир-атны поезд таптаткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүмат буенча, фаҗига 14 июньдә кич Горький тимер юлының Дәрвишләр-Әмәт участогында булган. Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан.

Машинист ир-атны күреп тормозга баскан һәм каты сигнал биргән, әмма бу ярдәм итмәгән. Поезд ир-атны таптатып үтергән.

Хәзер һәлакәт факты буенча тикшерү бара. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100