news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада тарихи бинадагы янгын ут төртү аркасында чыккан

Ут төртүчеләрнең шәхесләре ачыкланган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабугада Татарстанның 10 еллыгы урамындагы тарихи бинада янгын чыгуның сәбәбе ут төртү булган. Бу хакта «Татар-информ»га Алабуга районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 Ут төртүчеләрнең шәхесләре билгеләнгән. Хәзерге вакытта агентлык тарафыннан хокук саклау органнарында алар турында мәгълүмат ачыклана.

 Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, иске бинаның түбәсе янып киткән, янгын мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән. Прокуратура Татарстанда янган тарихи бинаны тиешле күзәтеп тору булу-булмавын ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100