news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары хастаханәдә вафат булган

Үлем инфекция нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана, ләкин соңгы диагнозы куелмаган.

Чаллыда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары  хастаханәдә вафат булган

(Яр Чаллы, 16 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ЮХИДИның теркәү һәм имтихан бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Зарипов вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Үлем инфекция нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана, ләкин ахыргы диагнозы куелмаган.

Июльдә Айрат Зариповка 47 яшь тулган булыр иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot