news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда уен мәйданчыгында 8 яшьлек кызның корсагына тимер таяк кадалган

Тикшерү комитеты баланың яралануында гаепле кешеләрне чыклый.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда уен мәйданчыгында 8 яшьлек кыз корсагы белән очлы тимергә кадалган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Чаллыда Раскольников урамындагы бер йорт ишегалдында уен мәйданчыгында 8 яшьлек кыз коймадагы очлы тимергә эче белән кадалган.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты баланың кем гаебе белән яралануын ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100