news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коткаручылар буада кичә югалган ир-атның мәетен тапкан

Коткаручылар мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Татарстанда коткаручылар буада кичә югалган ир-атның мәетен тапкан

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Мөслим районының Үрәзмәт авылында коткаручылар буадан 53 яшьлек ир-атның мәетен чыгарган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Авылда яшәүчеләр 112 бердәм номерына шалтыратып белдергәнчә, ир-ат кичә юкка чыккан. Ул су кергән вакытта югалган дип фаразлана — яр буенда аның киемнәрен табып алганнар.

Коткаручылар мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе искәрткәнчә, республикада коену сезоны әле ачылмады. Шуңа бәйле рәвештә, теләсә нинди сулыкта, хәтта су керү өчен җиһазландырылган пляжларда да коенырга ярамый.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе казанлыларга җәй башына кадәр су керү тыелуы хакында искәрткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot