news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 175нче гимназиядәге фаҗигагә бәйле рәвештә мошенниклык очраклары ешайган

Шәһәр халкын игътибарлы булырга, телефон аша шәхси мәгълүматларын бирмәскә һәм акчаларын таныш булмаган счетларга күчермәскә чакыралар.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Александра Комарова). Мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Казанда 175нче гимназиягә һөҗүм итүгә бәйле рәвештә мошенниклык очраклары ешайган.

Әйтик, мошенниклар үзләрен рәсми ведомство хезмәткәрләре дип таныштырып, аларның шәхси мәгълүматларын алу өчен, шәһәрдә яшәүчеләргә, шул исәптән Казан гимназиясендәге атыш вакытында зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм укытучыларга шалтырата. Интернетта шулай ук зыян күрүчеләр өчен акча җыю турында хәбәрләр урнаштыралар.

Шәһәр халкын игътибарлы булырга, телефон аша шәхси мәгълүматларын бирмәскә һәм акчаларын таныш булмаган счетларга күчермәскә чакыралар.

«Татар-информ» агентлыгы «Россиянең Кызыл Хач» җәмгыяте Саклык банкы белән берлектә рәсми рәвештә акча җыюы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100