news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Татарстанда М7 трассасында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән

Юл һәлакәте кичә төн уртасында республиканың Алабуга районында булган.

Төнлә Татарстанда М7 трассасында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән
шаһитлар

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Татарстанда М7 трассасында «Лада» һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машина шоферын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзләреннән билгеле булганча, юл һәлакәте кичә төн уртасында республиканың Алабуга районында килеп чыккан.

«Лада» автомобиле зур тизлектә юл читендә туктап торган «КАМАЗ»ның тагылмасына килеп бәрелгән.

«Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобилен идарә итүче егетнең башы җәрәхәтләнгән, аягы сынган. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене хастаханәгә озаткан», - диде аварияне күргән кешеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100