Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, мәктәптә укулар тукталмаган.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«Кайбыч эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре урында көчле җилнең учреждение актлар залының 200 квадрат метр мәйданда түбәсен каерып атуын ачыклаган. Шулай ук 42 квадрат метр мәйданда котельный түбәсе дә зыян күргән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, мәктәптә укулар тукталмаган.