Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда хәбәрсез югалган ир-атны эзләү дәвам иттерелә
Аның юкка чыгуы буенча РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2014 нче елның 15 нче мартында кичен Яр Чаллы шәһәренең яңа өлешендә Солтанаев әтисенең милке саналган “ВАЗ-Калина” автомашинасында (дәүләт номеры М637 АЕ 116) ата-аналарының йортыннан чыгып китә, һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел.
Аңа карап торышка 25-30 яшь тирәсе, буе 182 см га якын, тыгыз тәнле, чәчләре кара, күзләре коңгырт.
Аерым тамгалары: борыны, уң бите, маңгае һәм сул күзе тирәсендә эт тешләүдән калган җөй эзе.
Өстендә тезгә кадәр капюшонлы кара пәлтә, сыек көрән төстәге джинсы чалбар, аягында кара күн ботинкалар булган.
Үзе белән паспорты, автомобиль йөртү таныклыгы, машина документлары, кәрәзле телефон һәм ноутбук булган.
Нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 02, 8(8552) 47-06-02, 8(8552) 52-92-80 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләре сорала (анонимлык гарантияләнә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз