Полиция кеше талаучыларны фаш иткән

Җинаятьченең берсе корбанына пычак белән, икенчесе шешә ватыгы белән янаган

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Казанның Вахитов районында полициянең патруль-пост хезмәткәрләре 1980нче елгы ир-атны тоткарлаган. Әлеге ир Казанның Әхтәмов урамы йортларының берсендә подъездга кергән һәм 1984нче елгы ир-атка пычак белән янап, аны кыйнап, 1 мең сум акчасын талап алган. Әлеге җинаять вакытында элек хөкемгә тартылган, эшсез ир исерек булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Ә Яңа Савин районының Чуйков урамында җинаятьче кибетчегә шешә ватыгы белән янап, кибет эчендә ачыктан-ачык 1500 сум акчаны талап ала. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчене 1976нчы елгы исерек ир-атны ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тоткарлый. Таланган сумма кайтарыла. Талау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.