Хатын-кызларга 43 тапкыр һөҗүм иткән Е. Ш. ка гаеп белдерелгән

Хәзерге вакытта Ш.ның җинаять эшләре материаллары белән танышу процедурасы үткәрелә

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 40 яшьлек Е. Ш.ка җенси кагылсызлыкка каршы 43 җинаять эпизоды кылуда гаеп белдерелгән (РФ ҖК 131-132 нче маддәләре).

Тикшерү версиясе буенча, 2004 нче елның сентябреннән 2012 нче елның июненә кадәр, Казанда Ш. хатын-кызларга һәм үсмер кызларга 43 һөҗүм ясаган. Аның корбаннары арасында 11 һәм 13 яшьлек кызлар да бар.

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында гаепләнүче 2013 нче елның 10 нчы июнендә кулга алынган иде. Тикшерү күләмле эш башкарган. Ш. һөҗүмнәреннән зыян күргән дистәләгән гүзәл зат ачыкланган. Берничә экспертиза, шул исәптән табиб-сексопатолог катнашында комплексы сексологик-психологик-психиатрия экспертизасы, уздырылган.

Җинаятьләр кылуга катнашын Ш. өлешчә таныган. Тикшерүче үтенече белән аңа карата сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы күрелгән. Хәзерге вакытта Ш.ның җинаять эшләре материаллары белән танышу процедурасы үткәрелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.