news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Ослан районында зиратта каберләрнең җимерелүе хакындагы мәгълүмат дөрес түгел

Гаммәви мәгълүмат чаралары элегрәк хәбәр иткәнчә, билгесез кешеләр кискән агачлар ветераннар җирләнгән каберләр өстенә ауган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстанның Югары Ослан районында зиратта каберләрнең җимерелүе хакындагы мәгълүматны кире кактылар.

Бүген гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Югары Ослан районының Шеланга авылындагы рус зиратында билгесез кешеләр, имештер, вәхшиләрчә эш иткән: киселгән агачлар чардуганнар һәм каберләр өстенә авып, аларга зыян китергән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кабер ташларына бернинди дә зыян килмәгән, зират территориясен бары тик җыештырганнар гына.

«Зиратта территорияне чүп-чар һәм карт, ауган агачлардан чистарту эшләре башкарылган. Кабер ташлары һәм чардуганнарга зыян килмәгән», — дип белдерделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100